Иртәгә шимбә көнне Идел буе төбәкләрендә, Татарстанда да кискен салкынаю көтелә. Бу Россиянең Европа өлешендә кабат формалаша торган антициклонга бәйле. Һава температурасы нормадан 6-8 градуска ким булып, термометр баганаларының минус 16-20 градуска кадәр төшүе көтелә.