Корбан чалу бик әһәмиятле һәм зур савап булып тора. Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 28 июньгә туры килә, һәм ул Республикада ял көне дип игълан ителде.
Иртәгә Республикабыз мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Корбан бәйрәме 2:30 сәгатьтә шәһәр мәчетләрендә Коръән укудан башлана. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итә. Моның өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк.
Шәһәр хезмәтләре корбан хайваннары белән рөхсәтсез сәүдә итү һәм аларны билгеләнмәгән урыннарда чалуга юл куймау буенча эш оештыра. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен чаралар күрәчәк.
Шулай ук барлык кирәкле санитар-эпидемиягә каршы чаралар карала. 28 июнь Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне дип игълан ителде. Бәйрәм уңаеннан татарстанлылырны Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.