Татарстан Президенты Казандагы 175 нче мәктәпне карады. Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча биредә капиталь ремонт үткәрелде.
Президент мәктәпкә керү юлларын, актлар залын, ашханәне бәяләде. Китапханәдә архитекторлар ремонтның үзенчәлекләре белән таныштырды. Ул очрашулар уздыру урыны, коворкинг зонасы да була. Мәктәп территориясендә Хәтер бакчасы, 11 майда кораллы һөҗүм ясалган сыйныфта ачык киңлек барлыкка килә. Рөстәм Миңнеханов педагогик коллектив белән очрашты, нәтиҗәле хезмәтләрен югары бәяләде. Узган елда мәктәптә 1037 укучы шөгыльләнсә, быел аларның саны 1054кә җиткән. 1 сентябрьдә 145 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә.