Казан Кремле янәшәсендә куллары богауланган мәһабәт сынның кем булуын кайберәүләр белеп тә бетермәскә мөмкин. Ләкин ел да 25 августта 1 май мәйданында җыелган халык һәм аларның сөйләгәннәрен тыңлаган кеше аңлар. Ул – Муса Җәлил, дошман зинданында башы киселгән, Советлар Союзы герое исеменә һәм тоткынлыкта иҗат иткән әсәрләре өчен Ленин премиясенә лаек булган элеккеге союзда бердәнбер каһарман шагыйрь.
Мондый аяныч үлемгә хөкем ителгәннәрдән ул ялгызы түгел. Алар унбер татар уллары: Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Абдулла Баттал, Гариф Шабай, Әхмәт Симаев, Зиннәт Хәсәнәв, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров, Фоат Сәйфелмөлеков. Иртәгә аларны искә алу көне. Шул уңайдан Казан Кремлендәге сәгать курантлары да 11 тапкыр сугачак.