Бүген кичкә 17 градуска кадәр салкын булса, иртәгәдән көн җылыта һәм атна буе температура көндез минус 5 градустан да артмый. Якшәмбегә бөтенләй дә ноль булыр дип фаразлана. Календарьда декабрь ае икәнен исәпкә алсак, һава торышы климатик нормага тәңгәл килми.