Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры яман шеш авыруларын вакытында ачыклап дәвалау, диспансерлаштыруның әһәмияте, ковидка каршы авыр шартларда да кешеләр гомерен саклап калу өчен яман шеш авыруларын дәвалаучы табибларның тынгысыз киеренке хезмәтенә багышланды.
Студия кунагы — Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының республика яман шеш авырулары диспансеры баш табиб урынбасары, Татарстанның атказанган табибы Илсур Шәймәрданов үтемле профилактик чараларны оештыру тәҗрибәсе турында да сөйләде, тыңлаучыларны борчыган сорауларга җаваплар бирде. Без дә аның берничә сорауга ачыклык кертүен сорадык.