33 мең тонна кар – узган тәүлектә махсус хезмәтләр урамнардан шул кадәр алып чыкканнар. Моның сәбәбе — «Ольга» циклоны. Ул Татарстанга көчле кар яву алып килде.
Метеорологлар карның биеклегеннән тыш, тыгызлыгын да билгели — моны махсус үлчәү ярдәмендә эшлиләр.
Аномаль явым-төшемнәр сәбәпле юлларда – тоткарлыклар, кар көртләре. Җәмәгать транспорты чираттагы пассажирлар агымына әзерләнә.Күп кар явуга шәһәрнең махсус техникасы да әзер – меңгә якын берәмлек җәлеп ителгән. Синоптиклар Казан өчен мондый циклоннар рекорд түгел, дип раслый.
1963нче елда Казанда көчле кар ява – ул вакытта 10 көндә 60 мм явым-төшем булган, бу нормадан 2 тапкырга артык. Атна ахырына кадәр кар ява дип фаразлый синоптиклар.
Алия Галиуллина, Виктория Бояринцева, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.