Россия Президенты Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны илнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп билгеләү турындагы Указга кул куйды. Дәүләт Думасы депутатлары аңа кадәр кандидатураны хупладылар. Ирек Фәйзуллин Дәүләт Думасында чыгыш ясады һәм якындагы елларда 5 миллион гражданның, торак шартларын яхшырту һәм файдалануга тапшырыла торган торакны арттыру бурычын билгеләде.