Зыян күргән ике дәүләт башлыкларына Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммалары юллады. Төркиянең Казандагы консуллыгында җир тетрәү корбаннары истәлегенә мемориал оештырылды. Тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан язмасында.
Бик күп кешенең гомерен өзгән табигать гарасаты тәмамланды дип әле бүген дә әйтә алмыйбыз. Тирбәнешләр кабатланырга мөмкин. Ачы хәсрәт кайгысыннан көчле ихтыярлы ирләрнең дә күңеле тула. Төркияне Казандагы Казандагы баш консулының да әйтәсе килгән сүзләре берникадәр вакытка өзелеп торды.
Җир тетрәү корбаннары истәлегенә Төркиядә бездәгечә чәчәкләр түгел ә , кайгы уртаклашу сүзләре язу кабул ителгән дип белдерделәр Төркиянең Казандагы баш Консуллыгында.Һәркем 10 нчы февральгә кадәр килеп теләктәшлек сүзләрен язып, мөмкинлеге булса ярдәмен тәкъдим итә ала. Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче татарлар да ярдәм акциясенә кушылган.
Гомуми бәла кешеләрне битараф калдырмады. Шәһәр буенча гуманитар ярдәм җыю үзәкләре ачылды. Меңләгән кеше кием, җылы курткалар, балалар ризыгы , савыт-сабаларга кадәр китерә Анталиядәге WAK спорт комплексы хәзер ярдәм җыю үзәгенә әйләнде.
Анталиядә барлыгы өч меңгә якын татар яши. Мөршидә Җиһан, Оксана Назарова. Татарстан яңалыклары.