Пандемия сәбәпле, Россия Хөкүмәте сәламәтлек буенча инвалидлык билгеләүнең гадиләштерелгән тәртибен 1 июльгә кадәр озайтты.
Гражданнарга инвалидлыкны теркәү яки элегрәк бирелгән төркемне раслау өчен медик-социаль экспертиза бюросына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Эш урыннарында зыян күрүчеләргә яки һөнәри авырулары булган гражданнарга әлеге карар шулай ук кагыла. Алар иминият түләүләрен алу өчен кирәкле белешмәләрне читтән торып рәсмиләштерә ала.