«Интертат» сайты «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелде.
Россиядә татар телендәге иң күп укыла торган сайт — елына 1 350 000 уникаль укучысы булган «Интертат» сайты. Аның Баш мөхәррире — Рәмис Латыйпов». «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әйтүенчә, «Интертат» беренчелекне 2018 елда ук алды һәм хәзергә кадәр иң популяр татар сайты булып кала. Укучылар саны да елдан ел арта бара.
Коллективны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады һәм иҗади уңышлар, яңа рекордлар теләде.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, «Төрле титуллар, төрле казанышлар була. Әмма безнең беребездә дә, шул исәптән рус телле матбугат чараларында да татар телле аудиториядә беренче номерлы ресурс «Интертат» булуы шик тудырмый. Бу рәсми рәвештә барысы тарафыннан да таныла, дип белдерде. «Интертат» — беренче татар телле электрон газета. 2001 елда теркәлеп, 2002 елда эшли башлый.