Иннополиста тагын бер яңалык – Университет җитәкчелегендә дүрт аяклы роботлар эшли башлады. Алар Россиядә шундый төрдәге беренче роботлар.
Беренче тапкыр дүрт аяклы роботлар эшләнде. Аларны Иннополис университеты галимнәре һәм студентлары җыйды. Бу әлегә Россиядәге иң яңа эшләнмә. Интернет һәм интерфейс аша роботларга команда бирергә, төрле хәрәкәтләрне көйләргә була.
бездә Иннополис Университетында турыдан-туры идарә итү роботлары эшләнде. Микроконтроллерларның һәрберсе виртуаль девайс булдыра, алар аякларга беркетелә, алар белән бергә идарә итәргә мөмкинлек бирә.
Эшләнмә компактлы, тиз идарә ителә. Шуңа күрә аны кеше үтеп керә алмаган урыннарда — куркыныч объектларда һәм коткару операцияләрендә кулланалар. Ул юл күрсәтүче эт вазифасын да үти.
Нигез итеп Кытай роботын алганнар. Ә Россия роботлары арзангарак төшә.
Безнең роботлар арзанрак. Без 3Д принтерын кулландык, күп кенә детальләр пластикадан ясалыган.
Тиздән роботларның аяк табанына датчиклар көйләү, динамик хәрәкәтләнү җайланмасы белән җиһазландырырга ниятлиләр.
Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.