Иннополиста дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский катнашында киңәшмә узды. Сүз күчемсез милек өлкәсендә Росреестр белән берлектә, бу өлкәдә Идел буе федераль округының өч төбәге тәҗрибәсе нигезендә, цифрлаштыру турында барды. Татарстан тәҗрибәсенә дә тукталдылар.
Җиңел, җыйнак һәм уңайлы. Төрле территорияне карап, үтеп керә алырлык аппаратның мөһим өстенлекләре шулар. Россиядә дистанцион мониторингның комплекслы системасын булдырган авторлар Иннополис университетында оештырылган пилотсыз җайланмаларга зур өмет баглыйлар.
Урман һәм авыл хуҗалыгы, җир асты байлыкларыннан файдалану һәм күчемсез милек — бу тармаклар берьюлы өч төбәк — Татарстан, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләрен берләштерәчәк. Әлеге тармаклар белән бергәләп дистанцион формада идарә итәчәкләр, контрольдә тотачаклар, үстерәчәкләр.
Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча проектны гамәлгә ашыру турында Иннополиста узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Аның детальләре ел ахырына төгәлләштереләчәк. Проектның бурычы — кешеләр, эшмәкәрләр, хакимият өчен уңайлы сервислар булдыру, урыннарда хәлне ерактан һәм нәтиҗәле күзәтергә ярдәм итү.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский: «Татарстан бу юнәлештә алдынгы позициядә тора. Иннополис шәһәре командасы бу проектта интегратор-җитәкче. Татарстан проектның лидеры буларак, киләчәктә аны урман хуҗалыгын, башка тармакларны үстерүгә басым ясап, гамәлгә ашырачак.»
Гео мәгълүмәти 4 Д платформасын гамәлгә ашыру белән Татарстан дүртенче ел шөгыльләнә. Бу Иннополис университетына яңа башлангычта төп катнашучы булырга мөмкинлек бирде.
Иннополис университетының проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек буенча проректоры-идарә башлыгы Искәндәр Бариев: «башта без моңа күп инвестицияләр керттек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың цифрлы моделе дип аталган проектны башлап җибәрдек. Ул федераль органнарга – Идел буе федераль округындагы вәкил Игорь Комаровка ошады. Һәм әлеге эшләнмәләр базасында Идел буе федераль округы төбәкләрендә проектны гамәлгә ашырачакбыз, диде.»
Ә киләчәктә проект Россия күләменә чыгарга тиеш.
Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов,Татарстан яңалыклары.