Индонезиядә Бали утравында ял иткәндә 22 яшьлек Казан кызы Авелина Назарова батып үлгән. Кыз һәм аның дүрт дустын су коенган вакытта зур дулкын каплап ала һәм океанга алып китә. Авелинанының дус кызлары ярга чыга ала, ә менә кызның үле гәүдәсен ярга бер егет алып чыга. Хәзер кызның мәетен туган якка кайтарырга кирәк. Моның өчен күпме акча кирәге хәл ителә. Әти-әнисенең, туганнарының кайгысын уртаклашабыз.