Россия Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 2021 елга Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнары расписаниесе проектларын чыгарды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына керүче 11 сыйныф укучылары тапшыра. Сынау бирүнең төп һәм резерв көннәре билгеләнде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар бары тик ике фәннән — рус теле һәм математикадан төп дәүләт имтиханын тапшыра.