Саба гимназиясендә район мәгариф бүлеге идарәсе тарафыннан “Җиңүчеләр законы: 100 баллы биеклек серләре” региональакциясе үтте. Тулырак алдагы сюжетта.
Соңгы хәлиткеч нәтиҗәнең нинди булачагы укучының үзеннән тора. Узган ел имтиханда 100 балл җыйган егет-кызлар шундый фикердә. Азалия Миннекаева Сәләтле балалар мәктәбендә белем алган. 100 баллны ул рус теленнән җыйган. Аның киңәше — көнне дөрес бүлә белергә, акылны гына түгел, рухи якны да үстерергә кирәк.
Кешеләрнең тышкы матурлыгы белән эшләү юнәлеше буенча дөрестән дә югары белем бирүче уку йорты юк. Ул махсус курслар тәмамлап, бүгенге көндә матурлык салонында эшли. Ә менә сыйныфташы, информатикадан 100 балл җыйган Фәнис — Иннополис университетында белем ала.
Узган уку елында районыбызның 129 укучысы Бердәм Дәүләт имтиханын тапшырган. 5 укучы 100 балл күрсәткеченә ирешә.
Педагогларның үтемле чыгышы, мөһим киңәшләреннән соңбалалар белән психолог Варвара Әхмәтҗанова аралашты. Тормышта да шушы җепләр сыман буталчык вакытлар булырга мөмкин, ләкин бирешмәскә кирәк.
Ләлә Зәйнуллина, Гульназ Вахитова, Айзат Шарафиев. Татарстан яңалыклары өчен Саба районыннан.