«Алабуга» махсус икътисадый зонасында коммерцияле җиңел автомобильләрнең яңа линейкасы җитештерә башлый. Яңа проект импортны алыштыру мәсьәләсен хәл итүгә юнәлдерелгән.
Синтетик җепләр хирургиядә киң кулланыла. Аны махсус машиналарда эшләп чыгаралар. Технологиядә төгәллек кирәк.
Әлеге хирургик җепләр бары тик Татарстанда гына җитештерелә, продукция Россиянең башка төбәкләренә дә озатыла.
Импортны алыштыру курсы медицина товарларына гына кагылмый. Татарстанда моңа кадәр читтән кертелгән товарларны җитештеү планы расланды. Исемлектә ике меңгә якын продукт бар.
Импортка йөз тоткан предприятиеләр өчен республика икътисад Министрлыгы ярдәм чаралары эшләде. «Импортны алыштыру үзәге»дә ташламалы кредитлар, микрозаймнар бирелә. Бу республика маркетинг агентлыгы платформасындагы онлайн мәйданчык. Товар исемлеге әзер. Йөз меңнән артык тәкъдим кергән.
Хәзер Россиягә каршы санкцияләр кертелү сәбәпле, товарлар китерүдә өзеклекләр юк, дип белдерделәр Татарстан Икътисад министрлыгында. Республика Хөкүмәте һәм федераль үзәк моны контрольдә тота.
Фирүзә Насыйрова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.