Башкаланың «Химград» технополисында термопласт җитештерү буенча уникаль импортны алыштыручы технологияне тәкъдим иттеләр.
Әлеге материал авиация һәм ракета галәм сәнәгатендә киң кулланыла. Казан галимнәре полимер әзерләү технологиясен эшләгән, элек аны чит илдә нсатып алалар иде. Технологияне әзерләүгә ике ел вакыт киткән. Җитештерүдә Россия чималы кулланыла.