Россия президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисадый форумында чыгыш ясаганда импортны алыштыру хакында болай дип билгеләп үтте: «Импортны алыштыру — ул кардиналь карар түгел. Әгәр без башкаларны кабатлап, чит ил товарларын алыштырырга тырышсак та, куып җитүчеләр хәлендә генә булачакбыз. Ә максат бер адым алда бару, үзебезнең көндәшлеккә тиң технологияләрне, яңа дөнья стандартлары булырга сәләтле товарларны һәм хезмәтләрне булдырырга кирәк», — диде Владимир Путин.