Илнең 160 әйдәп баручы компаниясе, 2 меңнән артык катнашучы . Казанда Нефть-газ химиясе форумы ачылды. Форумны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул «форум — кризиска каршы көрәштә нәтиҗәле корал»дип билгеләп үтте. Барлык катнашучылар да үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр, тармакның актуаль проблемалары турында фикер алыштылар. Төп тема булып импортны алмаштыру проблемасы кала.
Гидротехник робот бораулаучының өстәмә куллары кебек. Аның ярдәмендә төрле авырлыктагы торбаларны хәзер 12 секунд эчендә тиешле урынга беркетеп куярга мөмкин. Башкортостанда ясалган әлеге эшләнмә-күргәзмәгә куелган уникаль аппаратлар арасында.
Нефть һәм газ сәнәгате кыска вакыт эчендә реформа кичерде. Татарстанда уникаль полимерлардан торбалар ясый башладылар.
Чит ил аналоглары урынына-сыекландырылган газны хәтта иң ерак урыннарга да Россия йөк машиналары илтә.
Экспозицияләрдә-Россиянең, Үзәк Азиянең һәм дөньяның башка кайбер илләренең ике йөзгә якын әйдәп баручы тармак компаниясе. ТатОйлЭкспо күргәзмәсенең мәйданы, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан, ил сәнәгате потенциалы да арта бара, диләр чит ил кунаклары.
Нефть химиясе комплексы — Татарстан икътисадының нигезе. Узган ел нәтиҗәләре буенча 34 миллион тоннадан артык нефть чыгарылган, бер ярым миллион пластмасса җитештерелгән. Ээкологик юнәлешне дә исәптә тоту зарур
Татарстан углерод калдыкларын бетерү өчен күптән эшли, тик хәзер гомуми ярдәм кирәк. Әлеге проблеманы хәл итү өчен белгечләр җавапны өч көн дәвамында Казан Экспо мәйданчыкларында эзли. Эшлекле программадаун мең квадрат метр мәйданда күргәзмә дә эшли. Монда беренче тапкыр төп тармак предприятиеләренең аерым мастер-класслары уза. Тат ойл экспо форумы нефть химиясе проблемаларын чишү өчен төп мәйданчык булырга тиеш.
Айнур Вәлиәхмәтов, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.