Россия гражданнары иминлеген һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү барлык хакимиятләрнең, шул исәптән вәкиллекле хакимиятнең, парламентның һәм аның ике палатасының төп бурычы булып кала. Бу хакта Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте.