Иминлекне тикшерәләр. Казанда Юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре иминлек каешы булмаган машина йөртүчеләрне тикшерү рейдларына чыкты .
Ике көн дәвамында 150 кеше административ җаваплылыккка тартылырга өлгерде. Закон бозучыларга бер мең сум күләмендә штраф түләргә туры килә. Тикшерүчеләр кисәткәнчә, баләгә тарымас өчен машинадагыларның барысы да иминлек каешын буарга онытмаска тиеш. Алар шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларны чиктән тыш игътибарлы hәм сак булырга чакырды.