Быел белем бирү учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итүгә миллиард ярым сумнан артык акча бирелә. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчалары коймалар белән тотып алына, махсус капкалар ясала, ашыгыч хәбәр җиткерү җайланмалары куела, янәшәдәге юлларга юл хәрәкәте билгеләре ясала. Җәен бу чараларны оештыруга зур игътибар бирелә.
Төймәгә басып, биш минут үтүгә, Росгвардия хезмәткәрләре килеп җитә. Казандагы 149 мәктәп көчле ныгытманы хәтерләтә. Һәркемне бина эченә катгый тикшереп уздыралар. Капка янындагы турникетта металл әйберләрен тикшерәләр, шунда ук сак пункты урнашкан.
Мәктәптәдә, читтә дә барысы да тулы контрольдә. Сак пункты белән директор бүлмәсендә видеокүзәтү, ашыгыч хәбәр җиткерү системасы, мониторлар куелган.
Ә монысы Казандагы 29нчы гимназия. 250 бала укый. Өлкәннәрне бина эченә кертмиләр. Ата-аналар балаларны керү юлында каршы ала. Һәр баланы, әни-әниләрне сакчы йөзләренән таный.
Казанның барлык белем бирү учреждениеләре куркынычсызлыкка комплекслы тикшерү узды. 400 объектта яңа хәбәр җиткерү җайланмасы төймәләре куелды, 80нән артык үткәрү пункты җиһазландырылды. Сакчылар да сайлап алына, катгый таләпләр куела.
Мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү буенча эшләр быел да дәвам итә. 100 мәктәптә ашыгыч хәбәр җиткерү системасы, биналарга керү юлында контроль һәм идарә итү системасын урнаштыралар.
Фирүзә Насыйрова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.