Татарстанда «Имин шәһәр» проекты ярдәмендә 1800 җинаять ачылган. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында видеокүзәтү камералары урнаштыру нәтиҗәсендә шундый күрсәткечләргә ирешеп булды.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куркынычсызлык һәм Координацион Советларының уртак утырышында хәбәр итте. Проект мәгълүматларны оператив алу нәтиҗәсендә җинаятьчелекне, юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметергә ярдәм итә. Киләәчәктә дә аппарат һәм программа чаралары комплексын камилләштерергә, яңартырга кирәк. Татарстанлыларның иминлеге-дәүләт идарәсе органнарының мөһим бурычы, дип билгеләп үтте Президент.