Мәчет авылның иманы. Туймәт авылында да Аллаһ йорты 1990 елда төзелә. Аның үткәне һәм бүгенгесе турында тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында .
Авылда кемнән генә сорасаң да Ильяс хәзрәтне белмәүче юк. Дөрес, ул хәзер авылда имамлык итми, үзенә алмаш әзерләп калдырган. Мәчеткә дә сәламәтлек барында йөрим әле ди. Тиздән — 85 яшен тутыра.
Иске мәчет Туймәттә 1966 елны сүтелә. Ильяс хәзрәт Аның шаһиты. Имән агачына кызыгып мәктәп салына, әмма ике ел да үтми мәчет бурасыннан салынган мәктәп янып көлгә әйләнә. Шулай итеп авыл мәчетсез дә мәктәпсез дә кала . Хәзер, Аллаһыга шөкер, ләкин 90 елларда башлап җибәргәндә авыр булды дип искә ала хәзрәт. Роберт Фәсәхов, Рәшит Сәхәпов кебек юмарт кешеләребез һәм башка иманлы авылдашларыбыз ярдәм итте ди Ильяс хәзрәт. Аңа хәлфәлек итәргә дә туры килә. Озак еллар биредә балаларга дини сабаклар укыта.
Аның шәкертләер арасында Айнур Кәримов та бар.
Үзе Әлмәттә яшәсә дә, ялларга кайтып йөри. Дини сабакларны ул укыта.
Без килгәндә акшам намазы вакыты иде. Атна уртасы булгач кеше азрак, җомгага шактый җыела ди шәкерт Айнур. Әнә шулай борынгыдан калган гадәт буенча буыннан-буынга Туймәт авылында дини йолалар дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары