Татар халкының бай мирасын өйрәнү, саклау һәм тарату өчен «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» 2019 елда ачылды. Елдан-ел рухи-мәдәни эшчәнлеген камилләштерә барган үзәкнең эш нәтиҗәләре белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
«Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» милли тарих, рухи мәдәни мирасны барлау, татар дин галимнәренең хезмәтләрен бастыру һәм башка шундый игелекле гамәлләре белән танылды.
Үзәк эшчәнлегенә багышланган чарада дин һәм дәүләт вәкилләре, галимнәр, Апанай мәдрәсәсе остазлары һәм шәкертләре катнашында узды.
Апанай мәдрәсәсе каршында эшләп килүче «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге дини китаплар да бастыра, атаклы дин галимнәренә багышланган конференцияләр дә оешыра.
Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын да бик уңышлы озата Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге. Мәдрәсә 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге кадәр кыз балалар өчен махсус түгәрәк ачылган. Анда милли гореф-гадәтләрне кул эшләре дәресләре аша сеңдерәләр.
Әлеге котлаунамә бәйләү, үрү, макрамэ алымнарын кулланып ясалган. Татарстанда үскән үләннәрне киптереп блокнотларны бизиләр. Китап кыстыргычлары да бик күркәм.
Мөнәҗәтләр башкаручы ансамбльләре дә оешкан. Чабаксар шәһәренедә, Ульян өлкәсенең Дмитровград шәһәрләренә барып та чыгыш ясарга өлгергән.
Җитәкче-мөгаллимәләре Гүзәл Шәйдуллина, белдерүенч хәтта грант алуда да катнашырга җөрәт итеп, сынатмаган уңган ханымнар. Әнә шушындый затлы хәситәләр дә тегә башлаганнар.
Фәүзия Хафизова кечкенәдән чигәргә ярата . Чигүчеләр гаиләсеннән. Оныткан идем , монда йөри башлагач бик тиз искә төшерделәр ди.
Үзең эшләгән әйбер кадерле була ул. Ябыштырылган түгел дип сабыйларча самими Фәүзия ханым алъкычын әйләндереп үк күрсәтте.
Еллык Хисап җыелышы танылган татар дин галиме, тарихчы, табиб Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол турындагы документаль фильм презентациясе белән тәмамланды.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.