Совет районы мөхтәсибәтенә керүче “Иман нуры” мәчетендә балалар тавышы тынып тормый. Дини дәресләр уза, дини бәйрәмнәргә багышланган чаралар да оештырыла. Шушы көннәрдә генә балалар тагын бер үзенчәлекле конкурста катнашты. “Иман нуры” мәчетеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Балалар түземсезлек белән конкурс башланганын көтә. Шунысы кызык, беркем дә каушап утырмый. Күрәсең, әзерлек бик югары дәрәҗәдә.Мөгаллимнәре социаль челтәр аша кыска видеоязмалар әзерләгән. Заманча һәм өйрәнергә уңайлы.
Мөхәммәт саллалаху галәйхиссәламнең тормышын балалар мәчет каршындагы укуларда да өйрәнә әлбәттә , әмма конкурс аша әзерләгәне күңелгә ныграк сеңеп кала ди оештыручылар.
Мөхәммәт пәйгабәр турында белемнәрен төрле яшьтәге ир балалар да, кызлар да сынап карады.
Теркәлүчеләр саны 70тән артып китә. Конкурста Совет районында урнашкан мәчетләрдә өстәмә дини белем алучы балалар катнашты. Өйлә намазына кадәр җаваплар тупланды.
Мөхәммәт пәйгамбәрнең исеме белән бәйле сорауларны һәр бала яттан белә. Әмма четреклерәкләре дә җитәрлек. Дөрес, сораулар балаларның яшь аермалыкларын исәпкә алынып бирелгән. Нәтиҗәләр чыгарыр өчен дә кулай. Әмма йомгак ясаганчы балалар төшке аш белән сыйланды. Кечкенә кунакларга Иман нуры мәчете ашчылары һәрвакыт шат. Ниһаять, балалар, әти-әниләре мөгаллимнәре өчен иң күңелле мизгеле килеп җитте.
Балаларның күпләп әлеге чарада катнашуы үзе бер сөенеч.
Өч яшь төркемендә 9 бала аерым урыннар алып җиңүче буларак бүләкләнде. Беренче төркемдә, Сәйдә Сәйфетдинова, икенчедә Газизә Ибраһимова, өченчедә Мәрьям Бикетеева җиңүче.
Мондый төр ярышуларда җиңелүче юк. Өйрәнгәнең үзең өчен рухи хәзинә.
Жюри әгъзалары бер генә баланы да бүләксез калдырмады. Бик дөрес. Рухи тәрбиядә бердәмлек кирәк.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнев. Татарстан яңалыклары.