Казанның «Иман Нуры» мәчете Казанның Совет районы Нагорный бистәсендә урнашкан. Чирек гасыр элек ачылган гыйбадәтханәнең халык арасында абыстайлар мәчете дигән исеме дә бар. Күптән түгел иман йортында кабат абыстайлар мәҗлесе узды. Иман Нуры мәчетеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Абыстай дип дини гыйлеме булган укымышлы, ханымнарга әйтәбез. Нәкъ менә абыстайлар үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәш бирә, дини тәрбияви гыйлем укытырга ярдәм итә. Элегрәк алар шактый өлкән яшьтәге булса, хәзер яшәрә. Абыстай исеменә лаек булып шаһадәтнамә алган Айгөл Закированы яшь булуына каармастан иман нуры мәчетендә бик яхшы беләләр. Һәр яктан үрнәк ди, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина.
Дини чара Мәүлет аена багышлап үткәрелде. Мәчет ачылган вакытта ук Даимә һәм Рәшидә абыстайлар әлеге мәҗлесне үткәрүне башлап йөргән булган. Ә иң мөһиме алар эше дәвам итә.
Хәзерге ыгы-зыгылы заманда кеше күңелен дәвалар өчен бер җылы сүз дә җитә . Ә мәҗлес табынында зурлап рәхмәт хаты тапшырсалар күңел нечкәреп үк китә.
Мәүлет ае мәҗлесендә абыстайларга багышлап махсус вәгазь дә укылды.
Мәүлид ашлары мөселманнарга Мөхәммәт пәйгамбәр тормышын үрнәк итеп алырга искәртә.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.