Сөенечле вакыйга — Казандагы “Рамазан” мәчетендә кабат ай калыкты. 1993 нче елда башкалабызның Киров районында төзелгән мәчетнең алтын йөгертелгән ярым айлары явым-төшемнәргә бирешеп, нык каралган булган.
Алтын куллы игелекле кешеләр аларны чистартып, яңарткан. Тулырак Айзилә Батырханова әзерләгән видеоязмада.
Менә бу фотолар 7 ай элек төшерелгән дип күрсәтте безгә Рамазан мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов. Явым-төшем, һава торышы һәм еллар агышы мәчетнең бакырдан эшләнгән ярым айларына тискәре йогынты ясаган, коррозия хасил булган. Шулчакта иман йортына ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылган. Иганәче Хагани Гашимов һәм ул җитәкләгән оешма 7 ай дәвамында зур эш башкарган. Ярым айларны мәчетнең манарасыннан салдырып, махсус эшкәрткәннәр, чистартканнар, алтын йөгерткәннәр, берничә кат лак белән буяганнар. Изге Рәҗәб ае алдыннан әлеге мәхәлләгә йөрүче мөселманнар өчен ярым айларның кабат манарага күтәрелүе, әлбәттә зур шатлык.
Солтан хәзрәт Морадимов “Рамазан” мәчетенең имам-хатыйбы
Изге эш берләштерә. Иганәче Хагани Гашимов Рамазан мәчетенә ярдәм итә алуым белән бәхетлемен дип хисләре белән уртаклашты.
Ярым айның алтын нурлары балкып торсын, биек манарадан агылган азан тавышы һәр мөселманның күңеленә иман нуры иңдерсен.
Айзилә Батырханова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.