Иман йортлары каршында мөселман балалары өчен җәйге лагерь рәвешендә курслар оештыру — елдан-ел камилләшә. Җәйге курсларның максаты – әхлак тәрбиясе һәм ислам дине турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү.
Казан шәһәренең Апанай мәдрәсәсе җәйге курслар тәмамланганда, «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге белән берлектә балалар өчен музейларга сәяхәтләр оештыра. Аларның берсендә хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да катнашты.