Имәнлек урман паркында фудшеринг оештырыла. Гадиләштереп әйткәндә Казан бакчачылары артык уңыш белән алмаша.
Чараның төп мәгънәсе – бер-береңә бакча уңышыннан артып калганын бирү. Шулай ук паркта — сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән ясалган ризыклар турында мәгълүмат ишетергә мөмкин, ә мастер-класста катнашучылар банка капкачын дөрес ябарга һәм кышка әзерләргә өйрәнә ала.