Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында быел 330дан артык объектта капиталь төзелеш һәм ремонт башкарылачак, шул исәптән мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә 16 объект.
Киләсе елда биш авыл мәдәният йорты, спорт корылмалары, унике балалар бакчасы һәм биш мәктәп төзеләчәк. Конкурс, күргәзмәләр оештырылачак, иҗади коллективларга грантлар биреләчәк. Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2021 елда 20 млрд 200 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Билгеле булганча, республика 11 илкүләм проектта катнаша, алар буенча 50 региональ проект гамәлгә ашырыла.