Илкүләм проект кысаларында волонтерлар водолазлар белән бергә яр буе зонасын һәм Тирән күл төбен чистарттылар.
21 августта Казанда Тирән күл территориясен чистарту акциясе узды. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, шәһәр халкы пляжда тәртип урнаштыра, ә су төбеннән чүпне Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары күтәрә.
Тирән күлне чистарту акциясендә 50дән артык кеше катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Экология министрлыгы, Татаркино хезмәткәрләре, Рус география җәмгыяте әгъзалары, җирле халык һәм ял итүчеләр бар. Киләсе акция 28 августта урман күлендә узачак.