Илгам ага Шакиров — Халкыбыз тарихында хезмәте белән милләт язмышын язган, ерагайган саен якыная барган олпат шәхесләрнең берсе. Аның иҗатын мәңгеләштерүдә зур вакыйга шаһиты булдык. Татарстан Республикасы Министлар кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды һәм 15 нче февраль көнне җиңүчеләргә әлеге премияне тапшыру тантанасы уздырыла. Шул уңайдан Татар- Информ мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы үткәрелде.
Журналистлар белән очрашуга килүчеләр һәркайсы үз вазыйфаасына бәйле сорауларга ачыклык кертте. Дәүләт эшлеклесе Дамир Натфуллин сәнгать өлкәсендә биреләчәк яңа премиянең башкалардан аермасына тукталды.
Дамир Натфуллин Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары
Илһам Шакиров исемендәге премия булдырга тиешлеген ул әле үзе исән чакта ук тәкъдим иткәнлеген, хәтта аны үзенә һәм Әлфия апага тапшырырга дигән ният тә булуын искә алды филармония директоры.
Кадыйм Нуруллин Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры
Журналистлар өч номинациядә биреләчәк премиянең аеруча үзешчән җырчыга карата таләләре, номинатларның гаммәви чаралар аша кандидат буларак ни өчен күрсәтелмәве турында да кызыксынды. Аеруча Камил Кәримовның Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкару кирәкме, юкмы белән бәйле соравы бәхәс уятты. Филармониянең сәнгать җитәкчесе, Айдар Фәйзрахманов һичшиксез кирәк дисә , Язучы Тансыклар өчен чикләнеп торырга , Илһам абыйның үзе җырлаганын язмада тыңларга тәкъдим итте.
Камил Кәримов Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты язучы-сатирик
Матбугат очрашуында катнашучыылар премиягә лаеклы җырчылар профессиональ югарылыкта, җырлау сәләтләре бөтен дөнья күләмендәге вокал сәнгатенең иң югары дәрәҗәсендә булырга тиешлеген искәртте. Исегезгәз төшереп узабыз. Илһам Шакиров исемендәге премиягә Резеда Галимова, Филүс Каһиров һәм Флер Шакиров лаек булды. Республика бүләге Илһам Шакировның туган көнендә Татар дәүләрт филармиониясендә тапшырыла.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары,