Илгә багышланган гомер — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Илгә багышланган гомер

08.04.2021

Совет разведчигы Исхак Әхмәров истәлеге мәңгеләштерелде. 7 апрельдә якташыбызның туган көнендә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Исхак Әхмәров тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Язучы Рафис Корбанның “Әхмәров” романы тәкъдир ителде. Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты. Хәбәрчебез Айзилә Батырханова репортажы.

Якташыбыз, легендар совет разведкасы каһарманы, полковник Исхак Әхмәровның исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язарлык. Тик бу исем һәм ул башкарган эшләр бары тик 1996 елда отставкадагы генерал лейтенант Виталий Павловның “Операция Снег. Полвека во внешней разведке КГБ” дигән китабы басылып чыккач кына , ярты гасырдан артык яшереп сакланган КГБ архвлары ачылганнан соң билгеле була. Япония СССРга каршы сугыш башлар дип торганда, аның Америка флотилиясен тар-мар итеп ташлавы- бөтенләй көтелмәгән бер хәл була. Моны Совет Разведчиклары оештырган яшерен операция нәтиҗәсендә килеп чыгуы ул чакта берәүнең дә уена керми. Ә ул куркусыз батыр каһарманнарның берсе һәм шул операция идеясен уйлап чыгарган кеше чыгышы белән хәзерге Биектау районы Кече Битаман авылыннан булган Исхак Габдулла улы Әхмәров була. Разведчик тормышындагы фактлар язучы Рафис Корбанның “Әхмәров” романына нигез була.

Новости СМИ2

Исхак Әхмәровның исемен мәңгеләштерүдә зур эшләр башкарыла. Легендар разведчик 1920 елларда эшләгән бина диварына, хәзерге Жуковский урамы 4 нче йортка элмә такта куелды, Артиллерия училищесы урнашкан мәйданда барлыкка килгән урамнарның берсенә Разведчик Әхмәров урамы дигән исем бирелде. 2020 елның 18 августында Химки зиратында Исхак Әхмәровка һәм аның хатыны Елена Әхмәровага һәйкәл куелды.

2021нче елның 22нче июненә кадәр Сәйдәш мәдәният үзәгендә Исхак Әхмәров истәлегенә багышланган күргәзмә эшлиячәк. Барлыгы 100дән артык экспонат — яшерен документлар һәм басмалар,архив материалларыннан төп нөсхәләр тәкъдим ителә. Исхак Әхмәровның шәхси әйберләрен Милли мәдәният музее фонды коллекциясенә разведчикның кызлары Маргарита һәм Екатерина Әхмәровлар, оныгы Наталья Третьякова тапшырган. Күргәзмә оештыру идеясе Федераль Куркынычсызлык хезмәте идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары тарафыннан тәкъдим ителә.

Күргәзмәгә килүчеләр беренче тапкыр Исхак Әхмәровның шәхси әйберләрен: Пальто, ике костюм, күлмәк, эшләпә һәм туфлиен, шулай ук Россия Тышкы разведка хезмәте командованиесеннән бүләк язуы белән кул сәгатен һәм кояш күзлеген күрә алачак. Ул әйберләрне Исхак Әхмәров Америкада сатып алган булган.

Айзилә Батырханова, Дмитрий Второв, Ирек Хәмидуллин, Татарстан Яңалыклары.

Новости СМИ2

 

 

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Иң тәмлесе кемнеке?

Иң тәмлесе кемнеке?

Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь

Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь

Владимир Путин Россия онкологларының эшен бәяләде

Путин һәм Пашинян Таулы Карабахтагы вәзгыять турында фикер алышты

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+