Күптән көтелгән шигырь китабы дөнья күрде. Танылган журналист, Татарстан Яңа Гасыр каналының алып баручысы Илдар Кыямовның фәлсәфи, галәмәт матур шигырьләр язганын күпләр белми дә торгандыр.
“Җырларымда – җирсүем” китабы Татарстан китап нәшриятында әзерләнде. Яңа китапка Илдар Кыямовның төрле елларда язылган йөзгә якын шигыре кергән. Илдар шигырьләрне сабый чагыннан ук яза. Хәзер дә иҗаттан туктаганы юк. “Җырларымда – җирсүем” басмасы Илдар Кыямовның 50 яшьлеге уңаеннан, иганәчеләр ярдәме белән нәшир ителде.