Журналист, нәфис сүз остасы, җырчы, тәрҗемәче, төбәк тарихын язучы Илдар Кыямов, күптән түгел шагыйрь икәнлеген дә раслады. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан өр-яңа китабы “Җырларымда җирсүем” дип атала. Иң әүвәл — шигъри хәзинә якташларына тәкъдим ителде. Чирмешән районының Кара Чишмә авылында үткән чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Әти-әни һаман исәндер күк,
Чыгып киткәннәр тик каядыр…
Туган җирне төштә күрә-күрә,
Фани гомер узып барадыр…Әлеге шигырьне тулысынча укып авылдашларының керфекләре чыланыр әле. Алар Илдар Кыямовның әнисе Саимәне дә әтисе Әгъләметдинне дә яхшы белә.
Үзебезнең Илдар дип йөртә аны якташлары якын итеп, яратып.
Әлеге иҗат бәйрәмен оештыру эшендә дә авылдашлар башлап йөргән. Нәни якташлары махсус шигырьләр өйрәнеп куйган
Мөршидә ханым Илдар Кыямовның хәләл җефете. Ирен шагыйрь буларак таныту- аның фикере.
Тәүге иҗади адымнарын Илдар Кыямов Ленин юлында башлый. Чирмешәннең район газетасы ул каләм чарлый башлаганда нәкъ шулай атала.
Әкрәм абый иҗат кичәсенә 150 ел элек ясалаган тальян гармунын күтәреп, гаиләсе белән, килгән.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкаль барлыкка килүгә , нәкъ менә Илдар Кыямов кебек тырыш һәм сәләтле шәхесләр этәргеч бирүе бәхәссез ди Рушания Сәүбәнова. Чирмешән районының якташлык җәмигыяте исеменнән котлап, нинди генә чара үткәрсәк тә иң беренче ярдәм итәргә Илдар килә дип рәхмәтләрен җиткерде.
Илдарның, яңа китабыннан тыш гомер бәйрәме белән дә котлады сәхнәдә чыгыш ясаучылар. Илле яшь ул ил данларлык гаиләң булу дигән сүз. Бу җәһәттән дә Илдарның иле түгәрәк. Хәләл җефете Мөршидә белән ике малай үстергәннәр. Мөршидә ханым сәхнәдән авыл халкына рәхмәтен җиткерде. Аның фикеренчә, кияүгә чыгып кына ир холкын үзгәртеп булмый. Илдарның төп тәрбиячеләре әти-әнисе һәм авылдашлары.
Авылның имам хатыйбы Рөстәм Хәзрәт Вәлиев , мәктәп директоры Минсәгыйт Хөснелгатин , Сургут шәһәреннән кадәр кайткан Миндар Әгъләмов та Илдарның туган төбәк дип җан атып яшәвен, “Кара Чишмә Карьясы”, “Мәңге яшә, Әмирем” китапларының әһәмиятен искәртте.
Иҗат бәйрәме белән котларга онык та кайткан иде. Тик Илдарны ул әлегә сәхнә артында, ә улы Идел белән киленнәре Сөмбел сәхнә түрендә котлады.
Киленнәре дә нәселләренә охшап төшкән дип бәя бирде Сөмбел Кыямованың Илдар Кыямов сүзләренә язылган җырын тыңлаган Кара чишмә халкы. Ә нәсел чыннан да төпле.
Әти-әниләре белән бәйле хәтирәләр Илдар Кыямовның иҗат кичәсенең башыннан ахырына кадәр озата килде.
Гаҗәп бит биш баланың барысының да диярлек исемнәредә ил сүзе бар. Әйтерсең лә, Саимә апа белән Әгъләметдин абый ил өчен игелекле , туган иле өчен җан атып яшәгән балалар булсын дип юраганнар. Әмма юш килгәнен үзләренә күрергә язмаган.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Әнә шулай «Иманлы, затлы авыл халкы алдында тирән хөрмәт белән баш иеп тәмамлады иҗат кичәсен Илдар Кыямов.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары өчен махсус Чирмешән районыннан