Бүген изге Рамазан аена кердек. Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 апрель, Ураза Гаете бәйрәме 10 нчы апрельгә туры килә. Елдагыча Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар үтә. Рамазан ае башлану уңаеннан республика халкына Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил Сәмигуллин мөрәҗәгат итте.