Ил хөкүмәтенә яңа ел каникулларын тагын ике атнага – ягъни 24 гыйнварга кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр. Инициатива авторлары фикеренчә, коронавирус белән авыручылар саны арту фонында, мондый чара халыкның сәламәтлеген сакларга, стационарларны тулыландырмаска, инфекция таралуны киметергә, ил вакциналарының киң таралуы өчен вакытны сузарга мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта хезмәт хакын саклап калырга тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитетында эшләми торган бәйрәм көннәрен озайту фикеренә аңлатма бирделәр. Төбәк җитәкчеләре эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә чикләүләр кертү буенча үзләре карарлар кабул итә ала, дип искәртелде. Икътисадчылар билгеләп үткәнчә, әлеге шартларда барыннан да бигрәк хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе зыян күрәчәк.