Илһам Шакировның туганнары бөек җырчының дәүләт бүләкләрен Милли музейга тапшырды. Бүләкләрне Илһам Шакировның бертуган абыйсының кызы Руфия Зарипова һәм озак еллар Илһам Шакировның ышанычлы ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев тапшырды. Дәүләт бүләкләрен Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова кабул итеп алды. Илһам Шакиров үзе исән чагында ук Милли музей белән хезмәттәшлек итте. Биредә аның 500ләп экспонаттан торган коллекциясе саклана. Алар арасында сирәк фоторәсемнәре, документлары, мактау грамоталары, димломнары, хатлары бар.
Якыннары һәм туганнары җырчыга бирелгән биш күкрәк билгесен тапшырдылар. Илһам Шакировның халкы алдында хезмәтләрен бәяләп бирелгән бүләкләр алга таба Милли музей фондларында сакланачак һәм даими экспозицияләрдә халыкка күрсәтеләчәк.