Иртәгә, 15 нче февралдә, татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Исән булса, аңа быел 88 яшь тулыр иде.
Шул уңайдан, иртәгә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе- Илһам Шакиров каберенә зиярәт кылуны, чәчәкләр салуны оештыра.Чара иртәңге сәгат унда башлана. Анда мәшһүр җырчының сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашыр дип көтелә.