Илһам Шакиров җыры, ул – мәңгелек! Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт узды. Программада: Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, татар халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре яңграды. Чарадан махсус репортажны яңалыкларың дүшәмбе чыгарылышында тәкъдим итәбез.