Күренекле татар җырчысының тууына 88 ел тулу уңаеннан, республика башкаласының мәдәни җәмәгатьчелеге вәкилләре, Яңа Татар зиратындагы Илһам Шакиров каберенә чәчәкләр салдылар.
Татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, “Алтын Аполлон” бүләге иясе, Илһам Шакировның иҗатын мәңгеләштерү уңаеннан күп эш башкарылды. Үзенең таланты, кабатланмас башкару осталыгы белән ул халык җыр иҗаты җәүһәрләренә икенче сулыш өрде. Илһам Шакиров бөтен җаны-тәне белән туган илен яратты, ул бөтен халыкның яраткан җырчысы, татар халкының милли казанышы һәм горурлыгы иде