Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең беренче лауреатлары ачыкланды. Комиссия карары нигезендә «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен премия профессиональ җырчы Резеда Галимовага билгеләнгән. Шул ук номинациядә «Ир-ат тавышы» премиясен Филүс Каһиров алачак. «Халыкчан җырчы» номинациясендә премия Флер Шакировка бирелә. Премияләрне тапшыру тантанасы Илһам Шакировның туган көнендә февраль аенда була. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе вокал сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Министрлар Кабинеты карары белән быел гамәлгә куелды. Премия 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырылачак