Яшь иҗатчылар өчен махсус бәйгеләрнең нәтиҗәсе еллар аша сынала. Бүгенге көндә халык язучылары исеменә лаек булучылар иҗат бәйгеләреннән башлаган. “Илһам” бәйгесеннән илһам алучы яшь иҗатчылар турында Мөршидә Җиһан репортажы.
Илһам бәйгесендә әлеге шигыре белән катнашан Ләйлә, бик күп күренекле иҗат әһелләре тәрбияләгән Актаныш төбәгеннән. Бәйгенең Казанда узган йомгаклау өлешенә яшь иҗатчылар укытучылары белән килгән.
Әлбәттә, Илһам бәйгесендә катншаучыларның иҗаты әле бөреләнеп кенә килә. Әти-әни , укытучылар килешмәгән җирләре килештереп бирүе дә мөмкин. Әмма, жюри әгъзалары фикеренчә финалга узучыларның барысы да иҗат куәсенә ия.
Укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан үткәрелгән бәйге елдан ел камилләшә бара ди оештыручылар.
Конкурста нигезләмә нигезендә 5-11 сыйныф укучылары катнаша. Әдәбият чишмәсе саекмауда мондый төр иҗат бәйгеләренең әһәмияте зур.
Иҗат бәйгесендә шигырь, чәчәмә, драма әсәрләре, журналист мәкаләләре язып катнашып була. Бүләкләү тантанасына кадәр яшь каләмчеләр остаханәләрдә катнашты.
Илһамчыларның бүләкләү тантанасын Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры ачып җибәрде.
Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырылган бәйгенең җиңүчеләренә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«2023 — 2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын нигезендә гамәлгә ашырыла.
Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнев Татарстан яңалыклары.