Икътисадның нефть газ комплексыннан бәйсез булуына ирешергә, республика рейтингында алдынгы урынга күтәрелергә. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорский районы муниципаль Советы утырышында әнә шундый бурычлар куйды.
Утырыш алдыннан парламент җитәкчесенә төзекләндерлегән балалар поликлиникасын һәм әлегә Росссиядә бердәнбер саналган орлыкларны чистарту заводын күрсәттеләр. Мәдәният сарае залында фермерлар, шәхси хуҗалыклар продуктларыннан башлап, социаль өлкәләргә бәйле казанышлар да тәкьдим ителде. Районның социаль-икьтисадый күрсәткечләре әлегә мактанырлык түгел. Республикада 12 нче урыннан 21 нчегә төшкән. Сәнәгать мәйданчыкларында эшне шактый җанландырасы бар.