25 ноябрьдә депутатлар көзге сессиянең чираттагы утырышына җыела. Татарстан Дәүләт Советы Президиумында әнә шулай хәл иттеләр.
Көн тәртибенә 20дән артык мәсьәлә кертелә. Парламентарийлар Сайлау һәм Экология кодексларына, янгын куркынычсызлыгы һәм инвестиция эшчәнлеге турындагы республика законнарына төзәтмәләр кертергә ниятли. Ә утырыштагы төп тема — киләсе өч елга Татарстан бюджетын кабул итү Фаразланган 11 миллиард сум бюджет дефициты ике тапкырга артырга мөмкин. Фәрит Мөхәммәтшин шушы фаразга аңлатма бирде.