Хезмәт җитештерүчәнлеген ничек күтәрергә һәм дөнья базарында көндәшлек сәләтен арттырырга? Икьтисад буенча парламент комитетының һәм Татарстан- яңа гасыр депутатлар төркеменең берләштерелгән күчмә утырышы шушы мәсьәләләргә багышланды. Очрашу Яшел Үзәндәге суднолар төзү заводында узды.
Менә бу Ак барс суднолар төзү коропорациясе укыту үзәгенең заманча эретеп ябыштыру цехы. Булачак корабль төзүчеләр нәкь менә шунда осталыкка өйрәнә, ә аннан соң зур суднолао корырга керешә. Яңа җиһазлар, шартлар җитәрлек, ә иң мөһиме укыту системасы оста корабль төзүчеләр әзерләп чыгарырга мөмкинлек бирә.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов: “ Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен өч төп фактор кирәк – вакыт, финанс һәм кадрлар. Шулар арасында кадрлар әзерләүгә аерым игьтибар ителә.”
Парламентарийларга булачак корабльләрне җыю өчен детальләр ясау һәм әзер корабльләрне суга җибәрү цехларын күрсәттеләр. Алтынчы цех бигрәк тә уникаль санала. Биредә торбаүткәргечләр, судноларның энергетик җайланмалары әзерләп җыела, монтажлана һәм аларга сынау үткәрелә. Барлык линияләр дә автоматлаштырылган.
ТР Дәүләт Советының Комитет рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин: “Татарстан яңа гасыр депутатлар төркеме һәм икьтисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетның берләштерелгән утырышында яшь эшчеләрне аңлы рәвештә заводка эшкә җәлеп итү юллары хакында фикер алыштылар. Дума парламенты депутатлары әлеге предприятиеләргә гражданнар суднолары җитештерүдә ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында да сөйләделәр. Хәзер алар елга флотына бик тә кирәк.
Парламентарийлар яшь белгечләрне февраль ахырына кадәр эшкә урнаштыру мөмкинлеклеген дә тикшерделәр. Танылган Калюжный катеры янында бергәләп фотосүрәткә төштеләр. Ул Бөек Ватан сугышы елларында күәтле корал эшләп чыгарган завод эшчеләренә куелган истәлек булып тора.
Дмитрий Второв, Дамир Мөхәммәтханов.