Бүген Азнакай районында зур бәйрәм. Беренче йөк машиналары иртә белән яңа уңыш белән икмәк кабул итү пунктларына чыгып киттеләр.
Азнакайлылар аларны алтын олаулар дип атый. Районда инде берничә дистә ел беренче уңышны озату күркәм традициягә әйләнгән. Шулай ук шәһәр халкын яңа уңыш оныннан пешерлгән ипи белән сыйладылар, иң яхшы механизаторларга бүләкләр тапшырылды. Бүгенге көнгә районда 5 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 50 центнердан артык. Барлыгы 40 мең гектар суктырасы калган. Азнакай — чәчүлекләрнең иң зур мәйданлы районнарның берсе. Җыелган ашлыкны игенчеләр Ютазы элеваторына китерәләр.