Көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәт куючыларны, туган җир, туган туфрак кебек төшенчәләрнең асылын аңлап эшләүчеләрне, илебез иминлеген ныгытуга, табыннарыбыз муллыгын баетуга армый-талмый өлеш кертүчеләрне Арча районында данладылар.
Әлеге чарада авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, районның төрле өлкәләрендә хезмәт куючы алдынгылар, махсус хәрби операция зонасыннан хәрби ялга кайткан батырлар катнашты.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча Арча районы республикада алдынгылар сафында бара, бу күпсанлы хезмәткәрләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Хезмәт алдынгыларын Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбриклдәде.
Хезмәт итүебез, бөтенлектә яшәвебез өчен без бүгенге көндә тынычлыгыбызны саклаучы ир-егетләребезгә рәхмәтле.
Бүген Арча районы үзенең тырыш, хезмәт сөючән халкы белән мактала. Бердәм халкы бүгенге олы бәяне зур горурлык хисе белән кабул итәргә хаклы. Чөнки шушы бәягә тиң, матур эшләре, куанычлы хезмәт уңышлары бар.
Ания Гыйбадуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары, Арча районы.